Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Якты Тау авылы кызы журналист булырга хыяллана

Ике Кади урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айсылу Йосыпова барлык фәннәрдән дә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укый, ул олимпиадаларда, конференцияләрдә, спорт ярышларында да актив.

-Аеруча, инглиз һәм татар телләрен яратып өйрәнәм, бу фәннәр җиңел бирелә, әлеге халыкларның мәдәниятларе кызыклы, - ди киләчәктә журналист булырга теләүче Якты Тау кызы. – Шулай ук математика һәм физика фәннәре дә ошый.

Айсылу үткән уку елында җиде фәннән олимпиадаларның муниципаль этапларында катнашкан, республика күләмендәге олимпиадаларда химия һәм физкультурадан район данын яклаган, призер да булган. Тырыш укучы төрле шигырь бәйгеләрендә дә чыгыш ясый, Афанасьев укуларында да үзен сынап караган.

-Каникулларымны лагерьләрдә үткәрергә яратам, әле көзге канкулда да бер атна “Сәләт”тә булып кайттым,- ди Айсылу. – Анда биш тапкыр булдым, бик күп дуслар таптым.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев