Чирмешән укучыларына һөнәр сайларга булыштылар
Чирмешәннең 1 нче, 2 нче мәктәпләре, Чирмешән лицее, Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе укучылары һәм Чирмешән аграр техникумы студентлары хәрби һөнәр үзләштерү өстенлекләре турында белделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов хәрби хезмәтне популярлаштыруга һәм яшьләргә булачак һөнәр сайлауда ярдәм итүгә юнәлдерелгән очрашулар уздыру инициативасын хуплады.
Казан югары танк училищесының тактика кафедрасының радиацион, химик һәм биологик яклау хезмәте начальнигы Алексей Глушков район үзәге мәктәпләренең югары сыйныф укучылары һәм техникум студентлары белән очрашты. Район мәдәният йортында узган чарада ул укучыларга хәрби уку йортында укуның өстенлекләре, шулай ук училищега керү кагыйдәләре һәм шартлары турында сөйләде.
Чарада Идел буе хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов та катнашты. Ул хәрби кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турындагы фикерләрен җиткерде, дисциплина, җаваплылык һәм патриотизмның мөһимлеген ассызыклады.
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов дөрес һөнәр сайлау кеше тормышында зур роль уйнавын әйтте.
Мондый чаралар яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный, укучыларга хәрби хезмәт үзенчәлекләрен яхшырак аңларга һәм Ватанны саклаучы һөнәрен аңлы рәвештә сайлауда ярдәм итә.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев