Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән укучылары сынауга әзерләнә

Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Быел районда унберенче сыйныфны 72 егет һәм кыз тәмамлаячак.

Унберенчеләрнең беренче сынаулары - 26 майда, бу көнне географиядән – ике, рус әдәбиятыннан – бер, химиядән биш укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. 29 май көнне барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теленнән белемнәрен сынаячаклар, ә 1 июньдә математикадан имтихан тапшырасы. 5 июньдә - тарихтан (5 укучы) һәм физикадан (6).

Лашман урта мәктәбе базасындагы имтихан кабул итү пункты 8 июньдә җәмгыять белеменнән сыналучы 32 укучы өчен ачылачак. 13 июньдә 11 укучы биологиядән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак, шул ук көнне биш кеше чит телдән ("сөйләм" бүлегеннән тыш) сыналачак. 16,17 июньдә чит телдән имтиханның “сөйләм” бүлеген тапшыралар. Информатикадан (16 кеше) бердәм дәүләт имтиханы 19, 20 июньгә планлаштырылган.

Билгеләнгән көндә имтиханга килә алмаучылар өчен резерв көннәр дә каралган. Ул 22 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итә.

20 марттан вакытыннан алда БДИ тапшыру чоры башланды. Безнең районда, мәгариф бүлегеннән әйтүләренчә, андыйлар юк.

Лашман урта мәктәбендә узачак бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруны оештыруга 54 кеше җәлеп ителә.

Кадрия Гамирова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев