Чирмешән укучылары математика фәненнән һәм инглиз теленнән яхшы белем күрсәткәннәр
Математика һәм инглиз теле буенча мәктәп укучыларының “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабында район укучылары призерлар булды.
Лашман мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Раиль Яруллин һәм 11 сыйныфтан Риназ Әбүнәгыймов математика фәнен яхшы белүләрен күрсәткәннәр. Чирмешән лицееннан Искәндәр Мөхәммәтшин инглиз теленнән җиңү яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев