Чирмешән укучылары авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә экскурсияләргә барачак
Район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсияләр оештырырга ниятлиләр. Бу фикер Чирмешән лицеенда узган һөнәр сайлау юнәлешендәге очрашуда яңгырады.
Әлеге чарада район үзәге мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучыларына авыл хуҗалыгы юнәлешендәге белгечлекләр һәм эшче профессияләр хакында сөйләделәр.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең һөнәри юлларын аңлы рәвештә һәм дөрес сайларга ярдәм итүче бу чара “Кадрлар” милли проектының мөһим бурычларының берсе булып тора.
Район башлыгы Рамил Айбатов укучыларны сәламләгәннән соң, авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләүчеләр бармы? - дип кызыксынды. Кызганыч, андыйлар табылмады.
-Районда агросәнәгать секторында җаваплылыгы чикләнгән 9 җәмгыять, 41 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 2 кооператив эшли. Алардагы яшь белгечләр бармак белән генә санарлык. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, авыл хуҗалыгы оешмаларында кимендә өч ел эшләргә өч белгеч йөкләмә алган – икесе - “Ильхан”, берсе “БИО-АГРО” җәмгыятләрендә хезмәт куя. Авыл хуҗалыгында эшләргә кешеләр кирәк, 53 вакансия (белгечләр һәм эшчеләр) буш, - диде үзе чыгышында Рамил Тәлгать улы. – Язгы-көзге кыр эшләре вакытында хуҗалыкларга Чирмешән аграр техникумы студентлары ярдәмгә килә. Быел да 25 студент практика узган.
9 сыйныфтан соң да, урта мәктәпне бетереп китүчеләргә дә бу юнәлештә һөнәр үзләштерергә уку йортлары бар. “Казан Дәүләт аграр университеты”ның “Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе” институтының кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре урынбасары Айдар Гыйрфанов үз уку йортларының өстенлекләре турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды. Ә төп мәктәпне тәмамлаучы егетләр һәм кызларга Чирмешән аграр техникумы турында мәгълүмат җиткерделәр. Райондагы эре авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре (“ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм “Ильхан”) җитәкчеләренең бу тармакка ничек килүләре, ничек эш башлаулары хакындагы әңгәмә дә кызыклы булды. Илшат Гозәеров һәм Ильяс Хәнәвиевларның үз хуҗалыклары турындагы чыгышларыннан соң, әлеге җәмгыятьләрне барып күрү теләге уянды.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев