Чирмешән районының чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен сынап карадылар
Районыбызның 9-11 сыйныфларын тәмамлаучылар өчен, декабрь аенда “Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!” исемле төбәк акциясе узды.
Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан укучыларны имтихан процедурасы белән таныштыру һәм аларга психологик яктан әзерләнергә ярдәм итү өчен оештырылды.
Лашман урта мәктәбендә имтихан кабул итү пунктында районның 236 укучысы - 153 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 83 унберенче сыйныф укучысы математикадан үзләрен сынап карадылар, бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтханы яздылар. 11 нче сыйныф укучылары белемнәрен база дәрәҗәсендә дә, профиль дәрәҗәсендә дә сынап карый алдылар.

Имтиханнан соң фән укытучылары катнашучылар белән эшләрен анализлады, хаталарны ачыкларга һәм катлаулы темаларны искә төшерергә булыштылар.
-Мондый репетиция имтихан вакытында киеренкелекне бетерергә ярдәм итә. Балалар барлык процедураны күрделәр, үзләренең йомшак урыннарын аңладылар һәм әзерлек дәрәҗәләрен белдедәр, - диде бердәм дәүләт имтиханнарының муниципаль координаторы Любовь Барабашкина.
2026 елның 19 гыйнварыннан акциянең икенче этабы старт ала, “Җиңүчеләрнең кануннары: 100 балл җыю серләре!” акциясе 27 февральгә кадәр дәвам итә. Аның кысаларында узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары, тәҗрибәле педагоглар, ата-аналар һәм фән комиссияләре экспертлары үзләренең уңышлы әзерлек серләре белән уртаклашачаклар. Иң яхшы киңәшләр видеороликларга монтажланачак һәм “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә һәм MAX мессенджерында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев