Чирмешән районының чыгарылыш сыйныф укучылары БДИга әзерләнә
“Җиңүчеләрнең кануннары: 100 баллга имтихан тапшыру серләре!” төбәк акциясенә 20 гыйнвардан старт бирелә.
21 февральгә кадәр дәвам итәчәк акция барышында бу уку елында 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар имтиханнарга психологик әзерлек дәрәҗәсен күтәрә ала.
Акция барышында имтиханнарны узган елларда югары балларга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары, имтиханга әзерләгән укытучылары, Татарстан Республикасы предмет комиссиясе эшендә катнашучы укытучылар бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек серләре белән уртаклашачаклар. Укучылар үзләре монтажлаган видеороликны үзләренең Интернет-ресурсларында, дустанә пабликларында һәм ВК социаль челтәр лентасында урнаштырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев