Чирмешән районы укучылары үзләрен имтиханнарда сынап карады
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!” акциясендә 198 – 9 нчы һәм 65 – 11 нче сыйныф укучысы катнашты.
9 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр дәвам иткән әлеге чара чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан, нәкъ төп дәүләт имтиханнарында һәм бердәм дәүләт имтиханнарындагы кебек, биремнәрне чишү мөмкинлеге бирде. Шул исәптән 11 нче сыйныф укучылары математика буенча база һәм профиль дәрәҗәсендәге мәсьәләләрне чишкәндә үз көчләрен сынап карый алдылар. Лашман урта мәктәбе базасындагы имтихан кабул итү пунктында узган акция барышында укучылар имтиханны тулысынча күзаллады.
Аның нәтиҗәләре ата-аналар җыелышларында һәм индивидуаль очрашулар барышында анализланган.
-Акция ярдәмендә типик хаталар анализлана, барлык кирәкле мәгълүматны алу мөмкинлеге бирелә, ул алда торган сынауларда үз-үзеңне тынычрак тотарга һәм ышанычлырак булырга ярдәм итәчәк, - ди мәгариф бүлегенең БДИ буенча муниципаль координаторы Любовь Барабашкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев