Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районы ата-аналары БДИ тапшырды

Ата-аналар, бер сәгатькә булса да, балалары роленә керделәр – бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып карадылар. “Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналар арасында бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе кысаларында аларга шундый мөмкинлек бирелде.

Бу көнне 75 чыгарылыш сыйныф укучысының әти-әниләре парта артына утырды. Алар белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Светлана Севастьяновалар да тарих фәненнән белемнәрен сынадылар.

Өлкәннәргә имтихан пунктына керүдән алып үз нәтиҗәләрен алуга кадәр БДИ процедурасын үтәргә мөмкинлек бирелде: теркәлү, телефоннарны һәм шәхси әйберләрне тапшыру, имтихан алдыннан тикшерү, бланклар тутыру, имтиханда контрольнең ничек башкарылуын, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен күрделәр. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле психологик киеренкелекне киметергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән таныштырырга ярдәм итә.

-Мин бу чарада үткән ел да катнаштым, былтыр математикадан сынау тапшырган идем, дөрес бу фән онытылган, ә тарихныкы авыр булмады, - диде Рәшит Әсәдуллин. – Балалар әзерләнә бит, алар яхшы тапшырырлар. Укучылар тиеш барлык процедураларны уздык, мин үзем дә БДИның алай ук куркыныч түгел икәненә инандым. Ата-аналар өчен файдалы чара бу.

Имтихан тәмамланганнан соң “2024 елда БДИ оештыру үзенчәлекләре” темасына әңгәмә узды. Чирмешән лицее психологы Римма Гудадзе акциядә катнашучылар белән стрессны бетерү, укучыларны төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча тренинг үткәрде.

Ләйләгөл Моксинова акциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде, авыр минутларда чыгарылыш сыйныф укучыларына ничек ярдәм итү буенча киңәш бирде, ата - аналарга уңышлар, оптимизм, ә балаларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм үзләре теләгән уку йортларына керүләрен теләде.

Любовь Барабашкина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев