Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән лицее укучысы Эльмира Харисова 13500 сумлык сертификатка ия булды

Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы Эльмира Харисовага 13500 сумлык сертификат тапшырдылар. Мондый бүләккә ул яхшы укуы нәтиҗәсендә лаек булды.

Эльмира инглиз теленнән, татар әдәбиятыннан, рус әдәбиятыннан, географиядән Бөтенроссия һәм республика олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этабы призеры.

- Мин фән олимпиадаларында ел да катнашам, җиңүләрем аз түгел. Аеруча яраткан фәнем инглиз теле, - диде сертификат иясе. – Бу фәнгә мәхәббәт уяткан укытучым Розалия Җамалтдиновага зур рәхмәт, киләчәктә укуымны да шул юнәлештә дәвам итәргә телим.

Район мәдәният йортында узган сәләтле балаларны бүләкләү тантанасында Бөтенроссия һәм республика олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этабы призеры булган 11 укучыны сәхнәгә чакырып бүләкләделәр.

- Үзләренең белемнәрен республика дәрәҗәсендә күрсәткән, гомумән яхшы укучы, мәдәният өлкәсендә сәләтле укучыларны тәбриклим. Бу сезнең белән бергә укытучыларыгызның һәм ата-аналарыгызның да тырышлыгы, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. – Ирешкән уңышларыгызда тукталмагыз, тагын да зур үрләр яулагыз, без сезнең өчен шат.

Безнең районда фән олимпиадаларында катнашучылар саны елдан-ел арта, аларның белемнәре һәм шәхси казанышлары да үсә. Сәхнәдә олимпиадаларның төбәк һәм йомгаклау этабында катнашучы укучыларны да бүләкләделәр, аларга да уңышларының күләменә карап сертификатлар тапшырдылар. Билгеле, укытучыларына да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Әлеге мактаулы укучылар арасында Лашман урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алия Мөбарәкшина да бар иде. Ул җәмгыять белеме, экология, татар теле, рус әдәбияты фәннәреннән яхшы белемен күрсәткән.

- Дөрес, призер була алмадым, шулай да ресублика күләмендәге бәйгедә катнашу да дәрәҗә, тәҗрибә дә туплана, - диде Алия. – Киләчәктә тагын да тырышып укырга, җиңү яуларга язсын. Стимул да бар бит.

 “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләре чараны концерт номерлары белән бизәделәр һәм бүләк алу өчен дә сәхнәгә күтәрелделәр. Җырларга, биергә яратучы укучылар Әлмәт шәһәрендә узган зона этабында катнаштылар, ә гала-концерт Казанда ноябрь аенда узачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев