Чирмешән лицее укучылары инглиз телен яхшы белә
Чирмешән лицее укучылары Казанның “Дуслык” балалар-сәламәтләндерү комплексы базасында инглиз теле буенча узган “Олимпка юл” мәктәп укучыларының республика олимпиадасында җиңделәр.
7 сыйныф укучысы Амелия Ихсанова һәм 10 сыйныфтан Анатолий Ефимов анда башка конкурсантлар белән бергә өч көн дәвамында олимпиадага әзерләнәләр, чит телдә сөйләм репетициясе ясап, йомгаклау туры биремнәрен үтиләр. Якташларыбыз инглиз телен яхшы белүләрен күрсәтеп призер булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев