Чирмешән аграр техникумында унике кыз аш-су осталыгына да, хисапчыга да укый
Чирмешән аграр техникумында барлыгы 170 студент һөнәр үзләштерә.
Студентларның 52се - 1 курста. 9 сыйныфны тәмамлаган егетләр авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау һөнәренә өстенлек бирә, бу бүлектә 20 студент техник-механик белгечелеге ала. Алар дүрт ел укыйлар. 16 яшь кеше ике ел дәвамында эретеп ябыштыручы һөнәре үзләштерә. 12 кыз утар хуҗабикәсе бүлегендә пешекче-хисапчы белгечлегенә укый.

-Техникумда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә аерым төркем бар. Бу уку елында шундый дүрт студентны пешекче белгечлегенә алдык, алар ике ел укый, - диде укыту-методика эше буенча директор урынбасары Елена Емельянова. – 2026 елда шундый бүлектә укучы 13 студент кулларына диплом алачак.
.jpeg)
Техникумны быел 49 егет һәм кыз тәмамлаячак. Үткән уку елында 39 яшь кеше һөнәрле булган. Гомумән, биредә студентларны биш белгечлек буенча укыталар. Биредә район яшьләре генә түгел, күрше Самара өлкәсеннән, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы шәһәрләреннән дә килеп укучылар бар.
Елена Емельянова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев