Чирмешән аграр техникумында быел 210 студент белем ала
Мәгариф

Чирмешән аграр техникумында быел 210 студент белем ала

Чирмешән аграр техникумында яңа уку елында 210 студент белем ала, шуларның 75 се быел гына студент булган. Алар авыл хуҗалыгын механиклаштыру белгечлекләре: автомеханик, эретеп ябыштыручы һәм пешерүче-кондитер һөнәрләрен үзләштерәләр.

Узган елны гына капиталь ремонт үткәрелгән техникум бинасында студентлар, педагоголар һәм мастерлар өчен уңай шартлар булдырылган, кабинетларда һәм остаханәләрдә заманча җиһазлар урнаштырылган.

-Студентларга 13 укытучы һәм 6 мастер белем бирәчәк, - ди техникум директоры Владимир Островский. – Бүген әле кайбер студентлар авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практик үтүләрен дәвам итәләр, ләкин күпчелек өчен уку процессы башланды инде. Укулар, башка мәгариф учреждениеләрендәге кебек, бездә дә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрдән чыгып оештырылачак.

фото: архив


Нет комментариев