Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәркәтә мәктәбендә “Татнефть” грантына заманча кабинет ачтылар

Яңа уку елында Бәркәтә урта мәктәбендә информатика, физика, математика дәресләре заманча җиһазландырылган кабинетта уза башлады. Мәктәп “Татнефть” гранты отып, информатика кабинетын ремонтлаткан һәм аны җиһазландырган.

–“Татнефть” хәйрия фондыннан шундый мөмкинлек –безнең өчен зур бүләк, компания җитәкчелегенә зур рәхмәт, – диде мәктәп директоры Габдерәшит Гыйнванов. –Кабинет ремонтына – 772 мең сум, мебель һәм җиһаз алуга 2 миллион 900 мең сум акча бүленде. Укучылар дәрескә шатланып керә, кабинет класстан тыш чаралар уздыру өчен дә бик җайлы. Физика-математика укытучыларының район семинары да биредә узды.

Ремонт барышында кабинетка яңа ишек куйганнар, электр үткәргечләр алмаштырылган, идән, түшәм, стеналар шомарган, янгын сигнализациясе урнаштырылган. Ремонт белән беррәттән, мебель һәм кирәкле җиһазлар: унбер моноблок, бер ноутбук, ике принтер, ике интерактив панель сатып алганнар.

–Нефтьчеләр ярдәме белән яңартылган кабинетта көчле техника, яхшы интернет булгач, олимпиадалар, тестлаштырулар уздыру өчен бик уңайлы, – диде мәктәп директоры. –Мәктәп газетасын ясау һәм бастыру өчен дә шартлар яхшырды. Мондый басма чиреккә бер-ике тапкыр чыга.  Бу кабинетта 9, 11 сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә.

Бәркәтә урта мәктәбендә алты авылдан (Бәркәтә, Туймәт, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Чумачка) 69 укучы белем ала, аларга 18 укытучы дәрес бирә. Бу уку елында 1 нче сыйныфка бары бер бала килгән. 9 һәм 11 чыгарылыш сыйныфларда – унар укучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев