68 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИга әзерлекне сынап карадылар
11 сыйныф укучыларын алда зур сынаулар көтә. Алар бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр.
Укучылар Лашман урта мәктәбендә – имтиханнар кабул итү пунктында сынау рәвешендә БДИ тапшырып карыйлар. Бу уку елында районда урта мәктәпне 68 укучы тәмамлый.
Иң беренче булып унберенчеләр мәҗбүри фәннәрдән (рус теле, математика) белемнәрен сынаганнар. Эшләр Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә тикшерелә.
Бер көндә барлыгы 30 укучы физика, химия, тарих, рус әдәбиятыннан имтихан тапшырып караган. Аларның унбересе – физика, унысы – химия, сигез укучы – тарих, берсе рус әдәбиятыннан БДИ тапшырырга ниятли. Җәмгыять белеменнән имтихан тапшырырга җыенучы 25 чыгарылыш сыйныф укучысы да белемен тикшереп караган. Информатика, инглиз теле, биология фәннәреннән дә сынау рәвешендәге (пробный) БДИ үткәргәннәр. Бу уку елында информатикадан – унбер, инглиз теленнән – өч, биологиядән унөч укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев