“Умырзая” һәм “Хыял” Казаннан җиңү белән кайтканнар
Иске Үтәмештән “Хыял” фольклор коллективы «Этномириада» Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты бәйге-фестиваленнән беренче дәрәҗә лауреат булып кайткан.
Якташларыбыз “Фольклор ансамбльләре” номинациясендә бүләкләнгәннәр.
Район мәдәният йортының “Умырзая” татар халык ансамбле (җитәкчесе - Рәхилә Шакирова) әлеге чарада берьюлы ике номинациядә (“Халык фольклор биюе” һәм “Фольклор ансамбле”) Диплом иясе булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев