Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәнлеләрне Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантанада бүләкләделәр

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Казандагы «Казан Экспо»да милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантанасына безнең район делегациясе дә барды.

Бу көнне биредә Татарстанның мәдәни башкаласы бәйгесенә йомгак ясап, республика чараларында актив катнашучыларны бүләкләгәннәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мөхсиновага, мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляевага, Бәркәтә авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Альмир Жораевка республиканың Мәдәният Министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырганнар.

Район мәдәният йорты методисты Агриппина Рыбакова “Профессионал” номинациясендә җиңү яулаган һәм 70 мең,  район мәдәният йорты каршындагы театрның сәхнәгә кую бүлеге мөдире Тәзкия Кәримова һәм Әккәрәй авылы китапханәчесе Ольга Ефимова, иң яхшы мәдәният хезмәткәре буларак 50 мең сум акчага сертификатка ия булганнар.

Үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире Светлана Мортазинаның һәм балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Федотованың проектлары да югары бәяләнгән һәм алар 150шәр мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнгәннәр.

Татарстанның чигелгән картасына өлеш керткән якташларыбыз: Бәркәтә авылыннан китапханәче Әлфия Сөләйманова һәм пенсионер Шәригә Сәгыйрова, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Фәйзелхак Вилданов, Алинә Дәүләтшина һәм Наталья Султанова ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән кайтканнар.

Лидия Квакова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев