Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән ветераннары “Балкыш” фестивалендә үз осталыкларын күрсәттеләр

Ветераннар арасында узучы үзешчән башкаручыларның “Балкыш” («Сияние») республика фестиваленең муниципаль этабында 230дан күбрәк якташыбыз катнашты, барлыгы 58 концерт номеры тәкъдим ителде. Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Ветераннар “Вокал-соло”, “Вокал ансамбль”, “Хореография“, “Фольклор коллектив”, “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинацияләрендә осталыкларын күрсәтте.

Фестивальдә катнашучыларны районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина сәламләп, аларга уңышлар теләде.

- Ветераннарыбыз елларга бирешми, өйләрендә дә бикләнеп ятмыйлар: сәхнәгә чыгып җырлыйлар да, бииләр дә. Яшьләргә үрнәк булып торалар. Тумыштан бирелгән иҗади сәләт кешене гомере буе озата бара, олыгайдым инде дип, аны яшереп ятмаска, күрсәтергә кирәк. Аларны күрә белергә һәм оештырырга гына кирәк. Олы яшьтәге абый-апаларыбызның чыгышларын карап, җаныбызга ял алабыз, - диде ул. – Форсаттан файдаланып, фестивальне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, район башлыгы Рамил Айбатовка, авыллардагы ветераннар советлары рәисләренә, авыл җирлекләре башлыкларына зур рәхмәт.

Әлеге зур чарада районыбызның барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек үзешчән ветеран артистлар катнашты. Әйтик, лашманлылар биш номинациядә чыгыш ясадылар, Яңа Кади авыл җирлеге артистлары да сәхнәгә еш чыктылар, Әккәрәй, Иске Элмәле, Түбән Кәминкә авылларының вокал ансамбльләрен мактап  үтәргә кирәктер.

Концертны иң өлкән катнашучыларның берсе – Шешминка авылыннан 84 яшьлек Екатерина Зубова башлап җибәрде. Аның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады һәм ул лаеклы рәвештә “Поэзия – сәнгатьле сөйләм” номинациясендә беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Минемчә, әлеге төркемдә чыгыш ясаган һәркем призлы урынга лаек. Керкәле авылыннан 84 яшьлек Мөгаззәмә Мисбахованы инде тәҗрибәле артист дип була. Ул ел саен диярлек үзешчәннәр смотрында катнаша, шигырь укый. Бүген дә Мөгаззәмә Зәки кызы район мәдәният йорты сәхнәсендә үз осталыгын күрсәтте.

-Мин яшьтән үк китап укырга яратам, русча да, татарча да укыйм. Әле шушы көннәрдә генә Аяз Гыйләҗевның укымыйча калган әсәрен укып чыктым, - диде ул. – Ә шигырьләрне мин яттан бик күп беләм. Улым Җәүдәт: “Әни, син шигырь яратасың, син аларны өйрән, хәтерең бетми”, - дигән иде. Яшь чакта без, авыл яшьләре, театр куеп йөри идек, шуңа да бәлки сәхнәдә чыгыш ясарга да яратам.

Сүз уңаеннан, Мөгаззәмә апа фестивальдә призлы өченче урынга чыкты. 

Бүгенге чарадан Лашманнан 83 яшьлек Әхтәм абый Фатыйхов та якта калмаган, сәхнәгә чыгып, матур итеп биеде. Ул призлы икенче урын яулады, үзе дә канәгать калды бугай. Шундый авыр чирдән соң да, сәхнәгә чыга алу үзе җиңү инде ул.

“Хореография” номинациясендә район мәдәният йортында оешкан “Раушан” коллективы, “Соло” номинациясендә Бәркәтә авылы өчен чыгыш ясаган Шамил Ногманов, “Вокал” ансамбльләр арасында район мәдәният йорты каршындагы “Ветеран” ансамбле, фольклор коллективлардан - Әккәрәйдән “Акрель” коллективы беренче дәрәҗә Дипломнары белән бүләкләнделәр.

Чирмешәннән Әлфия Гомәрова, Түбән Кәминкәдән Нияз Гайнуллин, Туймәттән Зөһрә Шумина, Утыз Имәннән Светлана Сәйфетдинова, Иске Элмәледән  - “Мерчен”, Түбән Кәминкәдән “Ак калфак” ансамбле дә җиңүчеләр сафында.

Концертта чыгыш ясаган барлык үзешчәннәргә дә истәлек бүләкләре һәм Дипломнар тапшырылды. 
Җиңүчеләр 5 апрельдә фестивальнең зона сайлап алу турында, Әлмәт сәхнәсендә мәртәбәле жюри комиссиясе каршында имтихан тотачак. 

«Балкыш» фестивале өч этаптан тора. Беренче сайлап алу туры – муниципаль тур шәһәр һәм районнарда инде башланып китте. Бу этапның нәтиҗәләре 2024 елның гыйнвар-февраль айларында билгеләнәчәк.

Икенче этап – зона этабы. Ул март – апрель айларында җиде зона үзәгендә узачак – Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Кукмарада, Буада, Арчада һәм Алексеевскида. Биредә лауреатлар билгеләнәчәк.

Йомгаклау туры - Гала-концертлар өчәү булачак. Алар апрель азагына, май азагына һәм октябрь аена билгеләнгән. Апрель ахырында концерт Җиңү көненә багышланса, май азагындагысы Россия көненә багышланачак, ә октябрьдәгесе өлкәннәр декадасына туры китерелгән.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев