Чирмешән районының “Щелкусь” халык фольклор ансамбле - фестиваль җиңүчесе
Мәдәният

Чирмешән районының “Щелкусь” халык фольклор ансамбле - фестиваль җиңүчесе

Әккәрәй авылы мәдәният йортының “Щелкусь” халык фольклор ансамбле Чабаксар шәһәрендә узган “Чуваш җәүһәрләре” төбәкара фольклор фестиваленнән икенче дәрәҗәле диплом белән кайтты.

Якташларыбыз Идел-Урал төбәгеннән җыелган кырыклап фольклор коллективы арасында чыгыш ясадылар. Фестивальдә катнашучылар үз халыкларының төрле йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтсәләр, әккәрәйлеләр чуваш халкының кич утырганда һәм табын артында еш яңгыраган җырларын башкарган.

фото: Лидия Квакова


Нет комментариев