Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Азалия -“Созвездие-Йолдызлык”ның суперфиналы җиңүчесе

Чирмешәннән 7 яшьлек Азалия Фарисова - Казанда “Созвездие-Йолдызлык” XXII телевизион яшьләр эстрада фестиваленең суперфиналы җиңүчесе.

-Азалия белән сентябрь аеннан бирле шөгыльләнәбез, - диде яшь конферансның җитәкчесе Агриппина Рыбакова. – Ул бик сәләтле кыз, хәтере яхшы һәм алдына куелган максатны тиз аңлап ала һәм үти. Форсаттан файдаланып, әнисенә дә рәхмәт әйтәсе килә, ул гел кызы янәшәсендә, аңа ярдәм итә, аның өчен борчыла.

Хәзер инде якташыбызга 22 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта үз осталыгын күрсәтергә туры киләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев