Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә суган өлгерде

Быел суган уңышы начар түгел, бик эре. Явым-төшем, җылы һава килеште аңа. Ә сез суган алдыгызмы- йолкыйсызмы әле? Зөлфия Мәссарова (Түбән Кәминкә): -Без суганга төшмәдек әле. Сабаклары яшел, берәр атна торсын дибез. Рабига Фәттахова (Югары Кәминкә): - Быел суганны байтак утырттык. 6-7 центнер уңыш булыр дип өметләнәбез. Әле йолкый башламадык,...

Быел суган уңышы начар түгел, бик эре. Явым-төшем, җылы һава килеште аңа. Ә сез суган алдыгызмы- йолкыйсызмы әле?


Зөлфия Мәссарова (Түбән Кәминкә): -Без суганга төшмәдек әле. Сабаклары яшел, берәр атна торсын дибез.

Рабига Фәттахова (Югары Кәминкә): - Быел суганны байтак утырттык. 6-7 центнер уңыш булыр дип өметләнәбез. Әле йолкый башламадык, иртәрәк. Август урталарында гына җыярга исәп.

Әнисә Абдуллаева (Иске Кади): - Суганым күп түгел, үзебезгә җитәрлек кенә үстерәбез. Сабаклары яшел, йолкырга иртәрәк кебек.

Гөлназ Галимова (Туймәт): - Безнең авылда, тирә күршеләрдә, суганга төшмәделәр әле. Мин үзем орлык суганын күп үстерәм. Сатарга. Аны башкалар кебек бәйләп тормыйм. Шуңа да орлык суганын да август ахырында, сабаклары кипкәч кенә йолкыйм.

Сара Фәхрисламова (Кармыш): - Халык йолкый башлады бугай. Быел бездә суган күп түгел. Ә менә узган елны шактый чәчкән идек. Аны килеп алдылар, акчасын да шунда ук биреп калдырдылар.

Гөлназ Әгълүкова (Кара Чишмә): - Без орлык суганын алдык та. Аннан соң эре суганны да йолкырбыз. Авылда бу яшелчәне алып бетерүчеләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined