Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә көзге бодай гектарыннан 50 центнер уңыш бирә

Кемгә ничек бит, күпләребез эсселектән туеп, бакчаларыбызда “әлсерәгән” бәрәңге, чөгендерләргә яңгыр теләсәк, “ЧИРМЕШӘНАГРО” комбайнчылары явым-төшем азрак сабыр итсә дә ярый, игеннәрне җыеп аласы иде, диләр.

Бу атна башында әлеге хуҗалык игенчеләре “Скипетр” сортлы 75 гектардагы көзге бодай кырын суктырдылар. Хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров әйтүенчә, монда уңдырышлылык – гектарыннан 50 центнер.


– Быел  ашламаны да күп керттек димәс идем, елы бик килде. Нәкъ кирәк вакытта яңгырлар булгач, игеннәр уңды. Менә бу якка карагыз әле, - диде Илшат Сәйфулла улы янәшәдәге икенче, тагын да чиста, сап-сары басуга күрсәтеп. - Аның  массасыннан, башакларыннан ук күренеп тора,  монда уңыш, һичшиксез, 50дән артык чыгачак.


– Күпне җыеп, урнаштырып та өлгерәсе бар бит әле, - дим.


– Тырышабыз инде,  мехтогыбыз ике сменада эшләп тора. Комбайнчы егетләр, машина йөртүчеләр иртәдән кичкә кадәр алсыз-ялсыз хезмәт куя.


Әлеге хуҗалыкта бөртеклеләрне 3300 гектар мәйданнан суктырып аласы бар. Моңа дүрт комбайн “җигелгән”, алар белән көненә 100 гектарлап мәйдан буйсындырыла, ягъни бер комбайнга 25 гектар туры килә, норма 18 – 19 гектар. 


– Кызудыр? - дим, бункерын бушатырга туктаган алдынгы комбайнчы Альберт Сөнчәләевка, куырып алырлык эсселеккә ишарәләп. 

– Юк, “Тукано”ның кабинасында кондиционер эшли, эсселек куркыныч түгел.


Альберттан кала, комбайннарда  Михаил Корнилов, Радик Илалов, Сергей Зубов эшли. Суктырылган бөртекне ындыр табагына дүрт КамАЗ автомашинасы белән ташыйлар. Уракта тик торучылар юк.
– Үзебезнең ашханәдә көненә 35 кешегә ризык әзерләнә. Төшкә - “первый”, “второй”,  салат, чәй; кич белән - “второй”, аның янына – берәр төрле камыр ризыгы. Кырдагыларны эш урыннарына алып килеп ашатабыз, - диде Илшат Гозәеров.
Ашлык өлгергән, киптерәсе юк. Аны ындыр табагында чистартып, әүвәл  орлыкка салалар. 

   Көн кызу, 30 градусны күрсәтә.  Кояш астында кырыгы да бардыр. Шуңа күрә “ЧИРМЕШӘНАГРО”ның урак барган басуында 8 тонна су тутырылган бочка таккан машинаның әзер торуы бик кирәк, ут-күздән саклану зарур. Шул ук кырда комбайннар артыннан ук диярлек ике трактор җирне эшкәртеп тә бара. 


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән сишәмбе көнгә алынган мәгълүматлар  буенча, район хуҗалыкларында 39422 гектардагы бөртеклеләр мәйданнарының 5536 гектарыннан игеннәр суктырып алынды, бу – тиешленең  14 проценты. Уңдырышлылык гектарыннан уртача 38,3 центнер тәшкил итә. Урып-җыю эшләрендә “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО-АГРО”, “Әккәрәй”, “Ильхан”, Сөлчә” җәмгыятьләре алда бара.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев