Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында язгы су ташуларга әзерләнәләр

Муниципаль район башкарма комитеты карары белән районда язгы су ташуларга каршы комиссия оештырылды һәм язгы су ташулар чорында башкарылырга тиешле төп чаралар планы расланды. Әлеге карар нигезендә район территориясендә зур күләмдә эш башкару күздә тотыла. Буаларның суын агызырга, район юлларындагы суүткәргеч корылмаларны чистартырга, су агызу торбаларының эшермәләрен тикшерергә кирәк. Авыл...

Муниципаль район башкарма комитеты карары белән районда язгы су ташуларга каршы комиссия оештырылды һәм язгы су ташулар чорында башкарылырга тиешле төп чаралар планы расланды.

Әлеге карар нигезендә район территориясендә зур күләмдә эш башкару күздә тотыла. Буаларның суын агызырга, район юлларындагы суүткәргеч корылмаларны чистартырга, су агызу торбаларының эшермәләрен тикшерергә кирәк.
Авыл җирлекләрендәге язгы су ташуларга каршы комиссияләр утырышында да халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары, җирлекләрнең су ташуларга әзерлеге тикшерелергә тиеш.
-Бәркәтә, Түбән Кармалка, Шешминка, Түбән Чегодай һәм Чирмешән авылларында кайбер урамнарны, йортларны су басарга мөмкин, - ди гражданнар оборонасы бүлегенең әйдәп баручы белгече Мирзагали Мирзаянов. -Шуңа да су ташуларга каршы чараларга бу авылларда игътибар аеруча зур булырга тиеш. Бигрәк тә мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә язгы су ташулар чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аңлату эшләре алып баруны оештыру сорала.
Сүз уңаеннан, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта район үзәгендә хәбәр бирү өчен ике сирена (янгын частенда һәм универмагта) урнаштырылган. Хәбәр бирү системалары Бәркәтә һәм Түбән Кармалка авылларында да булырга тиеш икән. Җиһазлар кайткан, якын көннәрдә аларны бу авылларда да урнаштырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X