Бәйрәмнәр безне  тагын да ныграк берләштерсен!
Көн темасы

Бәйрәмнәр безне тагын да ныграк берләштерсен!

Чирмешән муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшинның КОТЛАВЫ

Хөрмәтле райондашлар, район җитәкчелеге исеменнән сезнең барыгызны да дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан конституциясе көне белән ихлас тәбрик итәм.

Әлеге бәйрәмнәр халыклар арасында дуслыкны ныгытуга, аңлашып, килешеп яшәүгә тагын да нык этәргеч бирсен иде. Бер-беребезгә ышанып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәгәндә, без алга куйган бурычларны уңышлы буйсындырырбыз.

Киләчәктә дә илебездә, Татарстанда, районыбызда тынычлык хөкем сөрер, социаль-икътисади үсешебез яңа казанышлар белән ныгытылыр дип өметләнәбез.

Оптимизм, патриотизм хисләрен югалтмыйк, хезмәттән, тормыштан тәм табып, сау яшик, хөрмәтле чирмешәнлеләр.

Бәйрәмнәр белән!

 


Нет комментариев