Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтә мәктәбендә душ та кереп була

Хәзер Бәркәтә мәктәбендә душ кабиналары, бина эчендә үк бәдрәфләр, актлар залы да бар. Бу рәхәтлекне, бу уңайлыкны булдыруга, төзүчеләр белән бергә, авыл халкы, укытучылар һәм укучылар да үз өлешен керткән. Быел унберенче класска килүчеләр дә - өмәләрдә актив катнашучылар. -Көне-төне монда тырышып эшләделәр. Укучыларым бик тырыш, инициативалы, мөстәкыйль, - ди...

Хәзер Бәркәтә мәктәбендә душ кабиналары, бина эчендә үк бәдрәфләр, актлар залы да бар. Бу рәхәтлекне, бу уңайлыкны булдыруга, төзүчеләр белән бергә, авыл халкы, укытучылар һәм укучылар да үз өлешен керткән.

Быел унберенче класска килүчеләр дә - өмәләрдә актив катнашучылар.
-Көне-төне монда тырышып эшләделәр. Укучыларым бик тырыш, инициативалы, мөстәкыйль, - ди алар турында класс җитәкчеләре Рәкыйбә Миргалимова.
Унберенчеләргә бүген дә зур вазифа йөкләгәннәр - бинаны ремонттан соң кабат ачу тантанасын үткәрүгә аларны да җәлеп иткәннәр.
-Монда үзгәртеп кору эшләрен сезнең көч белән тизрәк башкардык, хөрмәтле бәркәтәлеләр,- диде 31 август көнне биредәге бәйрәмгә килгән район башлыгы Наил Зарипов. -Керегез, күрегез, эшне бәяләгез, җитешсезлекләр булса, безгә әйтегез, аларны төзәтербез. Президентыбыз, Хөкүмәт, Дәүләт Советы безнең район турында да нык кайгырта, рәхмәт. Республикада төрле программалар уңышлы эшли. Яшь буынга - укучыларга биредә гел "бишле"гә генә укуларын телибез.
1973нче елда ачылган, 41 ел дәвамында хезмәт иткән бинаның эчке ягын бөтенләй үзгәрткәннәр, ремонт бик сыйфатлы башкарылган. Төсе дөрес сайлап буялган стеналарга күз салгач, коридорлар киңәеп киткән сыман. Идәннәргә "кер күтәрә торган" плитәләрне дә зәвыклы осталар җәйгәнлеге күренеп тора. Мондагы кебек иркен, биек спорт залы райондагы башка бер генә мәктәптә дә юк. Ашханә ресторан диярсең, бик матур, бик чиста.
Кабинетларга өр-яңа җиһазлар кайтарганнар.
"Римарк" җәмгыяте, халык актив булышканга рәхмәт йөзеннән дип тә була, этажара ике баскычны бүләккә эшләп биргән, душ кабинасын да күбәйткән.
Бәркәтә мәктәбен үзгәртеп коруга - ремонтка бюджеттан 11 миллион сум чамасы акча бүленгән. Моннан тыш нефтьчеләр, авылдаш, якташ эшкуарлар, җитәкчеләр дә акчалата булышкан.
Алдагы уку елында 90 бала белем алачак, быел беренчегә 4 малай һәм кыз килә, Бәркәтә мәктәбендә электр, су, канализация челтәрләре тулысынча яңартылган. Мондагы сыман, коридорларда бик зәвыклы, сыйфатлы, эчтәлекле күргәзмә плакатлар, фото-белешмә почмаклар тагын кемдә генә бардыр?!
-Бездә зур шатлык. Мәктәпкә йөрүче балаларыбыз булмаса да, бәйрәмгә килдем. Әле эчке якка да кереп карарга җыенам,- ди 82 яшьлек ветеран, элеккеге тракторчы, сугаручы Нургата абый Гыйззәтуллин. - Шуңа гына көенәм, авылыбыз картая, балалар саны кими.
Әйе, мәктәпләрне ничек тә сакларга, ремонтларга тырышалар, моңа миллионнарча сум акчаны кызганмыйлар. Тик Нургата абзый әйткәннәр белән дә килешми булмый. Балалар тумаса, класска ике-өч кенә укучы килергә калса, чыгымнар үзен аклармы? Ашыгып ниндидер нәтиҗә ясау авыр, билгеле. Проблема бу.
Алай да күңелдә оптимистик рух яши әле. Мәктәптә урнашкан фельдшер-акушерлык пунктын да матурлап,ремонтлап куйганнар. Инде, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова әйтүенчә, бинаның балалар бакчасы ягына да төзүчеләр килергә тиеш.
Тантанадан фоторепортаж сайтның "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беркет Ключ