Түбән Кәминкә авылында хатын-кыз мәете табылган
Кеше һәм закон

Түбән Кәминкә авылында хатын-кыз мәете табылган

Түбән Кәминкәдә хатын-кыз мәете табылды, дигән хәбәр бөтен районга таралды.

Район полиция бүлегеннән  белешүебезчә, Түбән Кәминкә авылында яшәүче 61 яшьлек хатын-кызның югалуы турында гариза полициягә бер атна чамасы элек кергән. Бичара ерак та булмаган, күршеләре аның мәетен бакчасыннан тапканнар.

- Мәрхүмәнең үлеменең сәбәбен ачыклыйбыз, әлегә суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре билгеле түгел, - диделәр полиция хезмәткәрләре.

 

 

фото Кадыйр Гомәров


Нет комментариев