Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкән, биш кеше һәлак булган

Кичә Татарстанның Аксубай районында ике автомобиль кара-каршы бәрелешкән, нәтиҗәдә биш кеше һәлак булган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

12.07 сәгатьтә Аксубай-Емелькино автомобиль юлының 23нче километрында «Лада» автомобиленең йөртүчесе, якынча мәгълүматлар буенча, каршы як полосага чыккан һәм 69 яшьлек ир-ат идарә иткән икенче бер «Лада» машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләрнең икесе дә һәм өч пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Моңа бәйле рәвештә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы каршы як полосага чыгарга ярамавы турында кисәтү белән мөрәҗәгать итә, бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу санала һәм ул котылгысыз нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Моның өчен 5000 сум күләмендә штраф яки 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әлеге кагыйдәне кабат бозган очракта йөрү таныклыгын 1 елга алалар. Әгәр бу кагыйдәне машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яки хөкемгә тартылган кеше бозса, 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев