Татарстанда бер пенсионер кредит алу өчен 8 тапкыр исемен алыштырган
Әгерҗе районында яшәүче әби кредит алу өчен сигез тапкыр фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен үзгәрткән.
Займнарның гомуми суммасы 1,1 млн сумнан артып киткән, дип хәбәр итә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе.
Пенсионер, исемен һәм фамилиясен алыштыруга гариза биргәндә, өч тапкыр яңа фамилия алган, өч тапкыр үз исемен һәм ике тапкыр әтисенең исемен үзгәрткән. Һәр үзгәртелгән исем, фамилиядән соң ул микрофинанс оешмаларында кредитлар алган. Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте даими рәвештә ЗАГСка запрослар ясаган һәм уйлап чыгарылган сигез шәхеснең дә Әгерҗе районында теркәлгән бер үк пенсионер әби булуын ачыклаган. Хәзерге вакытта пенсионер Удмуртиядә качып ята, аның кайда булуы ачыклана. Якын арада аның төгәл адресы билгеләнәчәк һәм шәхси милке кулга алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев