Мошенниклар чирмешәнлеләрне 59 тапкыр алдаганнар
Районның бер авылында яшәүче 1970 нче елгы ир-ат кырыкалдарларга 200 мең сум акчасын күчергән.
– Аңа шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм банктагы исәп-хисап счетына хакерлар һөҗүм итүе һәм саклау өчен, акчаларын башка счетка күчерергә кирәклеген әйтә. Якташыбыз шалтыратучының барлык күрсәтмәләрен үти. Банкка барып, акчасын ала да, Нурлатка юл тота һәм акчасын банкомат аша яңа счетка күчерә, – дип сөйләде район полиция бүлеге начальнигы урынбасары Иван Пешков.
Гыйбрәтле вакыйгалар, төрле хәлләр турында гел язып, сөйләп торалар. Уяулыкка өндәп, күп тапкырлар кабатлауга карамастан, алдакчылар кармагына эләгүчеләр саны кимеми. Быел район территориясендә шундый 59 факт теркәлгән. Мошенниклар халыкның башын төрле юллар белән бутыйлар, яңа ысуллар уйлап чыгаралар.
Полиция хезмәткәре әйтүенчә, кырыкалдарлар соңгы вакытта халыкны төп башына утыртуның яңа ысулын уйлап тапканнар: үзләрен кәрәзле оператор вәкилләре дип алдап, телефон номерына килешүне дәвам итәргә таләп итәләр.
-Мошенниклыкның мондый схема корбаны булмас өчен, беркайчан да СМС кодларны билгесез затларга атамагыз! Бигрәк тә сезне ашыктырсалар һәм куркытсалар. Уйларга вакыт сорагыз һәм мөстәкыйль рәвештә мәгълүматны төгәлләштерү өчен кәрәзле операторыгызның ярдәм хезмәтенә шалтыратыгыз, - ди Иван Николаевич. - Кагыйдә буларак, мошенникларга СМС-кодны атагач, алар җавап итеп җибәргән сылтама буенча күчәргә тәкъдим итә. Шул рәвешле, сез кайбер шәхси мәгълүматларны кертәчәксез. Ә мошенниклар шул ук «Дәүләт хезмәтләре» порталына сезнең мәгълүматлар белән керә алачак һәм сезнең исемгә кредит яки займ рәсмиләштерергә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев