Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Исерек килеш руль артына утырырган ике чирмешәнле суд каршына басты

Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итү беркайчан да яхшылыкка илтми.

Бу көннәрдә район җәмәгать судында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән ике машина йөртүчене хөкем иткәннәр.

Югары Чегодайдан Наил Салихов һәм Күтәмәдән Виктор Терпужнов руль артына салмыш хәлдә утырган административ җинаять кылганнар. Аларның һәркайсына суд тарафыннан 45 мең сум штраф билгеләнде һәм бер ел да алты айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Наил Салиховны юл инспекторлары кичке мәлне Чирмешәндә, Виктор Терпужновны көндез туган авылы урамында туктатканнар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүчеләрнең салмыш булуын раслаган. Якташларыбыз суд утырышына килмәсәләр дә, гаепләре тулысынча расланган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев