Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә исерек килеш руль артына утырган ике машина йөртүчене хөкем иттеләр

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш машина йөртүче ике кешегә карата янә карар чыгарды.

Суд барышында аларның гаепләре тулысынча расланган.

Яңа Чишмәдә яшәүче Александр Губенкога 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Гаеплене Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында туктатканнар. Тикшерү узудан баш тартса да, аңарда алкоголь эчемлек куллану билгеләре ачык күренгән. Суд утырышында ул үз гаебен тулысынча таныган.

Чирмешән кешесе Татьяна Леонидовна Герасимованы автоинспекторлар көндез район үзәгендә туктаталар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең салмыш булуын раслый.

Суд аңа да исерек килеш автомашина руле артына утырган өчен, 30 мең сум штраф түләтү һәм 1 ел да 6 айга автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев