Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә берәүнең өеннән 8 мең сум акча урлаганнар

Бер якташыбыз, балалар янында сүгенгән һәм кызына кул күтәргән ирен җинаять җаваплылыкка тартуын сорап, гариза язган. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

25-31 гыйнварда район полиция бүлегендә 42 хәбәр кабул иткәннәр.

Әлеге чорда бер җинаять эше кузгатылган. Билгесез адәм Чирмешән кешесенең өеннән 8 мең сум акчасын урлаган.

Полициянең участок уполномоченныйлары алты административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 44 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев