Чирмешән җәмәгать суды октябрь аенда исерек килеш машина йөрткән бер кешегә карата карар чыгарды.
Административ хокук бозулар турындагы эш буенча әлеге карар кырыс: Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче Равил Латыйповны 30 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында. Автоинспекторлар кагыйдә бозучыны Акъяр-Чирмешән-Шентала туктатканнар: ул исерек, өстәвенә йөртү таныклыгы да булмаган.
Якташыбызның спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз-үзен тотышында үзгәреш ачык күренгән. Тикшерү нәтиҗәләре машина йөртүченең салмыш булуын раслаган. Инспекторлар аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзегәннәр. “Тракторчы-машинист таныклыгым бар”, - дип акланса да, суд барышында ул үз гаебен таныган.
Әлеге материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгын
тәэмин итү буенча район комиссиясеннән алынды.
Нет комментариев