Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешән районында нефтьчеләрнең 179 мең сумлык җиһазларын урлаганнар

Билгесез адәм нефтьчеләрнең 179 мең сумлык кояш панелен чәлдергән. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Гомумән, 11-17 сентябрь көннәре аралыгында район полиция бүлегенең кизү частенда 29 хәбәр кабул иткәннәр. Шул чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында матди зыян белән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 42 очрагы теркәлгән.

Полициянең участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр тарафыннан 15 административ беркетмә төзелгән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән район буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев