Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Чирмешән районында ике хатын-кызга ир-атлар кул күтәргән

Район полиция бүлегенә ике хатын-кыз мөрәҗәгать иткән: аларга ир-атлар кул күтәргән, берсенә үтерү белән дә янаганнар.

Гомумән, 30 апрельдән 6 майга кадәр район полиция бүлегенә гражданнардан 27 хәбәр кабул ителгән. Элегрәк кылынган җинаять уңаеннан бер җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары дүрт административ беркетмә төзегәннәр.

Юллар иминлеге - аерым игътибар үзәгендә. Районда бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 44 очрагы ачыкланган, шуларның икесе автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итү.

Лашман авылыннан бер хатын-кыз үзен кыйнаган гражданинны җаваплылыкка тартуны сорый. Чирмешәндә дә шундый хәбәр кергән;  бер хатын-кыз, өенә бер ир-ат кереп, йөзенә сугуыннан һәм үтерү белән янавыннан зарланган. Бу фактлар уңаеннан тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлеге штабыннан алынды.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев