Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән кешесе таныклыксыз калган

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, район җәмәгать суды Чирмешәндә яшәүче Фәрит Исмәгыйловка карата 30 мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Полиция хезмәткәрләре аны район үзәгенең Мәктәп урамында көндез туктаталар. Ул автомобиль руле артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Якташыбыз медицина тикшеренүе үтүдән баш тарткан, ләкин суд барышында үз гаебен таныган.

Әлеге материалны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев