Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Минем тавыш та кирәк

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларга ике атнадан артык вакыт калды. Ә сез сайлау алды кампаниясе белән кызыксынасызмы, сайлауларда катнашырга ниятлисезме? Бүгенге сорашу шул хакта. Елена Чернышева (Түбән Кармалка): -Сайлауларга, һичшиксез, барачакмын. Кем өчен тавыш бирәсемне дә билгеләп куйдым. Минем тавыш та роль уйный дип саныйм. Миләүшә Мөхәммәтҗанова (Лашман): -Сайлауларда һәркем...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларга ике атнадан артык вакыт калды. Ә сез сайлау алды кампаниясе белән кызыксынасызмы, сайлауларда катнашырга ниятлисезме? Бүгенге сорашу шул хакта.

Елена Чернышева (Түбән Кармалка): -Сайлауларга, һичшиксез, барачакмын. Кем өчен тавыш бирәсемне дә билгеләп куйдым. Минем тавыш та роль уйный дип саныйм.
Миләүшә Мөхәммәтҗанова (Лашман): -Сайлауларда һәркем катнашырга тиеш дип саныйм. Минемчә, депутат энергияле, абруйлы, үз сүзендә тора белүче кеше булсын.
Фәридә Вилданова (Керкәле): - Сайлау алды кампаниясендә үзем дә актив катнашам дип була - мин агитатор. Билгеле, сайлауларга да барачакмын. Сайлаулар гадел булсын иде, югыйсә, аның дәрәҗәсе төшә.
Наилә Вәлиева (Кара Чишмә): - Гадәттә, сайлауларга гаиләбез белән барып тавыш бирәбез. Үземә килгәндә, кандидатурам билгеле, 14 сентябрь көнне аны яклап тавыш бирәчәкмен.
Екатерина Митяева (Мордва Афонькәсе): -Быел йортыбызда янгын чыгып, байтак зыян китерде. Ярдәм сорап, үзебезнең Дәүләт Советы депутатына мөрәҗәгать иттек. Ул безне ачык йөз белән каршы алды, игътибар белән тыңлады, аның акчалата ярдәмен өйгә үк китереп бирделәр. Аңа бик рәхмәтлебез. Билгеле, мин сайлауларга барам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан сайлаулар

2
X