Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләрнең барысына да көчле музыка ошыймы?

Район үзәгендә берничә рупор аша тирә-якка җыр яңгырый. Әүвәл патриотик һәм рус телендә җырлар күбрәк тапшырылса, соңгы вакытта репертуарга татарча җырлар да кергән. -Музыканы көн саен иртәнге сәгать 10нан кичке сәгать 5кә кадәр уйнатабыз,- ди район мәдәният йорты директоры Ольга Маркова. -Репертуарны төрләндерергә тырышабыз, якташларыбызга рус телендә дә, татарча да...

Район үзәгендә берничә рупор аша тирә-якка җыр яңгырый. Әүвәл патриотик һәм рус телендә җырлар күбрәк тапшырылса, соңгы вакытта репертуарга татарча җырлар да кергән.

-Музыканы көн саен иртәнге сәгать 10нан кичке сәгать 5кә кадәр уйнатабыз,- ди район мәдәният йорты директоры Ольга Маркова. -Репертуарны төрләндерергә тырышабыз, якташларыбызга рус телендә дә, татарча да җырлар тыңлатабыз.
Ә райондашларыбыз бу яңалыкны ничек кабул итә?
Антон Семкичев: -Мин үзем музыкант булгач, бу яңалык миңа ошый. Әле таныш җырлар ишетсәм, кушылып җырлыйм да. Җыр белән яшәү күңеллерәк.
Алинә Таҗиева: - Шуннан узып киткәндә генә дә берәр күңелле җыр ишетсәм, кәефләр күтәрелеп китә. Әмма, минемчә, нишләптер сугыш, әфган җырларын артык еш яңгыраталар кебек. Ә алардан күңелгә шом керә.
Александр Чупахин: - Рупорлар куелган баганалар минем өй янәшәсендә булгач, бик уңайсыз. Мин генә түгел, бу тирәдә яшәүче башкалар да җырларның артык каты тавышыннан зарланалар. Дөрес, соңгы вакытта тавышын киметтеләр бугай. Тагын бер теләк - музыканы иртәрәк сүндереп, туктатып булмыймы икән?
Рәсимә Идрисова: - Мин үзем моңа уңай карыйм. Бу тирәдә яшәүчеләргә комачауламаса, акрын гына җырлап торса да ярыйдыр инде. Ләкин татарча җырлар сирәгрәк яңгырый бугай. Минемчә, рус телендә генә түгел, ә башка милләт җырларын да куярга кирәк.
Ильмира Нуретдинова: -Чирмешәндә сирәк булам, тиз генә киләбез дә, китәбез. Шул арада яшьлек җырларын да ишетәбез. Монда бит күбрәк элеккеге җырларны яңгыраталар. Минемчә, бу начар идея түгел.
Татьяна Козлова: - Бу музыканы, аңламыйм, көн дә кабызырга кирәкме соң?! Минемчә, аны бәйрәм көннәрендә генә уйнатырга. Тәрәзәләрнең форточкаларын ача алмыйбыз, өйдә музыка яңгырый. Аның тавышын акрынайтсыннар һәм көнозын уйнатмасыннар иде.
Хөрмәтле райондашлар!
Бу мәсьәлә уңаеннан сездә дә фикерләр бардыр. Аларны редакциягә хат язып белдерергә мөмкин: verstka07@list.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X