Туймәт мәчетендә һәр көнне диярлек ифтар ашы уздыралар
Дин һәм тормыш

Туймәт мәчетендә һәр көнне диярлек ифтар ашы уздыралар

Туймәт авылы мәчетендә рамазан аенда һәр көнне диярлек ифтар мәҗлесләре уза.

-Рамазан ае кергәнче, алдан ук, мәчеттә ифтар уздырырга теләүчеләр язылып куйды. Былтыр, илдәге вәзгыять белән бәйле, күмәкләшеп авыз ача алмадык, - ди авыл имамы Ильяс хәзрәт Әһлиуллин. – Аллага шөкер, мәчетебездә табын көйләү өчен мөмкинлекләр бар. Аш бүлмәсенә егермеләп кеше сыя. Гадәттә, мәчеттә ир-атлар авыз ача, ә хатын кызларны өйләргә чакыралар.

Ифтардан соң ир-егетләр тәравих намазына кала. Һәр көнне мәчеткә 14-16 кеше җыела, ә ял көннәрендә тәравих намазында кешеләр күбрәк була, яшьләр дә килә.

Кадрия Гамирова фотосы.


Нет комментариев