Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Түбән Чегодайда авылдашларны корбан ашы белән сыйладылар

Түбән Чегодай авылы мәчете һәм Рамил Исламов гаиләсе, корбаннар чалдырып, мәдәният йортында авылдашларына мәҗлес оештырдылар.

217 кеше яшәүче Түбән Чегодай авылында корбанны ел саен чалдыралар. Әйтик, Фәрит Галимов, Хәлил Гафуров, Гайсә Гыйниятуллин, Мәсхүт Хәсәншин, Хәмит Гыйниятуллин гаиләләренең әлеге изге эшне башкармыйча калганнары юк. Менә быел да ун гаилә Аллаһ ризалыгы өчен сарыкларны корбан иткәннәр.

- Корбан чалдыру кебек изге гамәлне башкаручылар арасында яшьләр дә булуы сөендерә. Димәк, безнең дәвамчыларыбыз бар, - ди мәчет имамы Шамил Фәсхетдинов.

Әлфия Дәүләтшина Түбән Чегодай авылында туып үскән, бала чагы, яшьлеге шунда үткән. Хәзер Чирмешәндә яшәсә дә, туган авылын онытмый, еш кайтып йөри.

- Шундый мәҗлесләр оештырганда кайтырга тырышам. Оештыручыларга да, табын әзерләүче кызларга да рәхмәт, онытмыйлар, гел чакыралар, - ди Әлфия апа.

Мәҗлес, вәгазь сөйләп, Коръән укудан башланды. Табынга корбан шулпасы чыгаргач авыл картлары һәм ир-егетләр тәкъбир әйттеләр. Шуннан соң барысы да (40лап кеше) мул итеп әзерләнгән сый-нигъмәтләрдән авыз итте.

Тәмле ризыкларны әзерләүгә Гөлсинә Галимова, Рәмилә һәм Вера Дәүләтшиналар, Алсинә Хәмидуллина, Рәзинә Гыйниятуллина һәм башка авылдашлар хезмәте кергән. Табын коруга мәчет мәхәлләсендә авыл халкыннан җыелган сәдака акчаларын тотканнар.

Гомумән, чегодайлылар бик бердәм халык, ел да авыз ачтыру мәҗлесен шулай, авылдашлар биргән акчага оештыралар. Табыннарда йөзгә якын кеше җыела. Быел авыл зиратында кирәк-ярак җиһазлар саклау өчен махсус өйчекне дә шулай бердәм булып, акча җыеп төзеткәннәр.

- Авылдашларга рәхмәт, кирәк вакытта гел ярдәм итәләр, - ди Шамил хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев