Түбән Чегодай авылында яңа имам сайладылар
Дин һәм тормыш

Түбән Чегодай авылында яңа имам сайладылар

Түбән Чегодай авылы имамы Габделәхәт Рамазанов октябрь ае башында вафат булган иде. Мәрхүмнең кырыгы үткәч, биредә яңа имам-хатыйп сайладылар.

Мәхәллә халкы бу вазифага Шамил Шакир улы Фәсхетдиновны бертавыштын сайлаган. Ул Чирмешәндә яши, туган авылындагы дин, мәчет тормышында моңа кадәр дә оештырып йөрүчеләрнең берсе булды.

-Шамил абыйга зур рәхмәт, җаваплы эшкә алынды. Әлеге авылда 17 ел имамлык иткән Габделәхәт хәзрәтне дә догалар кылып искә алдык. Раббыбыз урынын җәннәт түрләрендә итсен, авыр туфрагын җиңел кылсын, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.

Сүз уңаеннан, Түбән Чегодайда беренче мәчет 1839 елда төзелгән. Хәзерге дин йорты исә 1999 елда ачылган.

фото: Черемшанская Мечеть


Нет комментариев