Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәгъбән ае - изге ай

Дини календарь буенча Һиҗри елы (1438 ай буенча) - Шәгъбән ае башланды. Пәйгамбәребез (с.г.в) Шәгъбән ае - минем аем, Рәҗәп ае - Аллаһы Тәгалә ае, Рамазан ае - өммәтемнең ае дигән. Бу өч ай бер-бер артлы килә торган изге айлар. Рәҗәп ае үтеп китте. 27нче апрельдән Шәгъбән аена кердек. Бу...

Дини календарь буенча Һиҗри елы (1438 ай буенча) - Шәгъбән ае башланды.

Пәйгамбәребез (с.г.в) Шәгъбән ае - минем аем, Рәҗәп ае - Аллаһы Тәгалә ае, Рамазан ае - өммәтемнең ае дигән. Бу өч ай бер-бер артлы килә торган изге айлар.

Рәҗәп ае үтеп китте. 27нче апрельдән Шәгъбән аена кердек. Бу ай изге ай - бәрәкәт ае. Пәйгамбәребез (с.г.в)нең иң күп ураза тоткан ае, кылган гөнаһлар өчен тәүбә итеп кичерелүен сорап дога кылу аедыр. Шәгъбән ае уртасында "Бәраәт" кичәсе бар. Бу безнеңчә 10 майга туры килә, ул кадер кичәсе кебек үк кадерледер. Чөнки Коръән бу кичәдә дөнья күгенә чыгарыла һәм Рамазанда җиргә төшерелә. Бәраәт кичәсе - безнең бер еллык гамәл дәфтәрләребез һәм дә тәкъдиребез алышынып яңалары бирелә торган, тәкъдиребез дә билгеләнә торган кичә.

Шәгъбән аен хөрмәт итеп, га-мәл-гыйбадәт белән уздыра алсагыз бик тә әҗер-сәвапка ирешерсез, дигән Пәйгамбәребез. Бәраәт кичәсе - Шәгъбән аеның 14еннән 15енә каршы, ягъни безнеңчә 10 майдан 11енә каршы кичә. Бу ай Рамазанга әзерләнү ае да. Чөнки быел 27 майда ураза - Рамазан ае керә. Аллаһым безгә Шәгъбән аен ихтирам белән, изгелекләр кылып, әҗер-сәвабын алып озатырга насыйп әйләсәң иде.

Люцир Зыятдин,

Әмир авылы имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined