Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Раҗәб ае бара

Раҗәб ае – Аллаһы Тәгалә ае. Быел аның беренче көне 12 гыйнварга туры килде. Беренче җомгасы – Рәгаиб кичәсе дә нәкъ шул көнне.

Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәрләрне кешеләрдән өстен итеп яраткан кебек, 12 ай арасында өчесен (Раҗәб, Шәгъбан, Рамазан айлары бер-бер артлы киләләр) өстен итеп яраткан. Пәйгамбәр с.г.в. бу айлар турында: “Раҗәб ае – Аллаһы Тәгалә ае, Шәгъбан ае – минем ай, Рамазан ае – өммәтем ае” дигән, “Йә Аллаһым, Раҗәб вә Шәгъбан айларын мөбарәк, бәрәкәтле кыл, безне Рамазанга ирештер” дип дога кылган.

Бу өч ай мөселман кешеләре өчен ислам диненең кыйммәтен һәм дәрәҗәсен бирә. Раҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичәдә – Рәгаиб кичәсендә – Мөхәммәд с.г.в.нең әти-әнисе никахлашкан. Моннан тыш, Раҗәб аеның 26сыннан 27сенә (быел – 6сыннан 7нче февральгә) каршы төндә Исра вә Мигъраҗ вакыйгасы булган – ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. Мәккәдән Иерусалимга төнге сәяхәте һәм аның Күккә күтәрелүе. Исра вә Мигъраҗ төнендә Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга өч бөек бүләк ясаган: биш вакыт намаз, “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләре һәм Кыямәт көнендә үз өммәте өчен Пәйгамбәрнең с.г.в. шәфәгать итү хокукы.

Аллаһы Тәгалә бу айларны кадер-хөрмәт итүчеләргә, гамәл-гыйбадәт кылучыларга, олылаучыларга хисапсыз әҗер-сәвап бирәдер.

Аллаһы җирне һәм күкне, кешелек дөньясын яратканнан бирле, безгә мөрәҗәгать итеп: “Золым кылмагыз, бер-берегезгә ярдәмчел булыгыз, бу айларны хөрмәт итегез, гөнаһлардан котылып тәкъвага ирешерсез” диде.

Аллаһының боерыкларын үтәп, Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәтләрен үтәп яшәргә насыйп булсын һәрберебезгә. Әмин.

Люцир Ибраһим,

Әмир авылы мәчетенең имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев