Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Өмәгә дә, гаеткә дә өлгергәннәр

Быел Чумачка авылында ачылган мәчеттә 40лап кеше катнашында тәүге тапкыр Ураза гаете намазы укылды. Бәйрәм көнендә, районыбызның башка авылларындагы кебек, мондагы дин йорты да халык белән тулы булган. Шундый кечкенә авыл һәм поселокларда да, шөкер, дини йолаларыбызны шартына туры китереп башкарганнар. Кызыл Чишмәдә, әйтик, гает намазында егермеләп кеше катнашкан. Бәйрәмгә...

Быел Чумачка авылында ачылган мәчеттә 40лап кеше катнашында тәүге тапкыр Ураза гаете намазы укылды. Бәйрәм көнендә, районыбызның башка авылларындагы кебек, мондагы дин йорты да халык белән тулы булган.


Шундый кечкенә авыл һәм поселокларда да, шөкер, дини йолаларыбызны шартына туры китереп башкарганнар. Кызыл Чишмәдә, әйтик, гает намазында егермеләп кеше катнашкан.

Бәйрәмгә читтән кайтучылар күп булды. Имамыбыз Нәбиулла абый вафат булганлыктан, намазны аның Түбән Камада яшәүче улы Әкъдәс алып барды. Ә болай авылда бабайларыбыз бер-ике генә, - ди шушы авыл кешесе Миләүшә Гайниева.

Тукай поселогында исә гаеткә кадәр ике көн алдан зират өсләрен җыештырганнар.

-Авылдашларга Аллаһының рәхмәте яусын, өмәгә дә бик күп кеше кайтты. Болай ук булганы юк иде. Сәдака бирүчеләргә дә рәхмәт. Ел буена мәчетне тоту өчен - утка, газга түләргә акча запасыбыз җитәрлек җыелды. Бәйрәм намазына егерме бишләп кеше килгән иде,- ди Тукай мәчете имамы Нургаяз хәзрәт Яруллин.

Бәркәтә мәчете имам-хатыйбы Мәүлет Гайнанов хәбәр итүенчә, изге Рамазан аенда бу авылда егерме йортта ифтар мәҗлесләре уздырганнар. Мондый табын мәчеттә дә көйләнгән. Ә гает намазына 120 чамасы кеше килгән.

- Райондагы имамнар белән аралашып торабыз. Быел изге Рамазан аенда халык башка еллар белән чагыштырганда, барча авылларда да, аерым актив булган, - ди Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов. Бездәге гает намазында да 250 дин кардәшебез катнашты. Гадәттә бу сан 200-210 тирәсендә тирбәлә иде. Мәчет ашханәсендә уртача 120-130 кеше катнашында 22 ифтар табыны көйләдек. Санап карадык, мәчеткә бу көннәрдә 2 мең ярымлап дин кардәшебез булган. Бәйрәм көнендә мәчет ашханәсендә дә "таба исе" чыгардык. Аш-суга оста апаларыбыз монда килгән һәр кешене кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Ә тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X