Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН мәет озату йолаларына аңлатма бирде

Беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Иртәме-соңмы, барыбыз да бу дөньядан китәчәк.

Бөтен дини йолаларны үтәп якыннарыбызны соңгы юлга озату – безнең бурыч. Ә ул исә бик четерекле мәсьәлә. Мәет күмүгә кагылышлы кайбер йолалар билгеле бер җирлектә генә бар, кайберләре, беренче карашка, нигезсез ышануларга гына бәйле кебек. Аларга ачыклык кертү өчен без Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИНга мөрәҗәгать иттек.

– Хәзрәт, мәетнең кәфененә дога салып озатканнарын күргәнем бар, имештер, ул аңа теге дөньяда булышачак. Анда нинди дога языла?
– Ул кәгазь кисәген җавапнамә диләр. Элегрәк кәфен кисүче әбиләр шул кәгазьне әзерләп куялар иде. Янәсе, фәрештәләр сорау биргәндә, җавап тоту җиңелрәк була. Әмма моның нигезе китапта юк. Мәрхүмнең исән чакта кылган изгелекләре булмаса, шпаргалка салып кына котылу мөмкин түгел.

– Бер районда мәетне зиратка алып барганда, өстенә яратып кигән киемен салып баралар, бу бер ырым-шырым гына түгелме?
– Районнар буйлап йөргәндә, әллә нинди сәер нәрсәләргә юлыгасың. Аллаһы Тәгалә Үз хозурына кайтучы бәндәләре өчен иң хәерле киемне Үзе сайлады: ул да булса ап-ак тукыма кәфенлек. Мәрхүмгә башка киемнәрнең кирәге юк.

– Мәет чыгып киткән капка бер көн ачык торырга тиешме?
– Мәет булган йортның капкасын ачып кую халык йоласы, дини таләп түгел. Шуңа күрә, эш беткәч, капкаларны ябып куялар.

– Мәет булган өйдә төнлә утны сүндермичә чыгалар. Бу курку белән генә бәйлеме?
– Шәригатьтә андый нәрсә юк. Мәрхүмнәр электр яктысына мохтаҗ түгелләр.

– Кешенең җаны өйгә күбәләк булып кайта, диләр. Дөрес сүзме ул?
– Кешенең кабердәге тормышы, ахирәт хәлләре безнең өчен яшерен гыйлем булып тора, шуңа күрә алар белән бәйле мәгълүматларны без фәкать Коръән һәм хәдисләрдә килгән хәбәрләргә генә таянып әйтә алабыз. Хәдисләрдә кешенең җаны ничек тәннән аерылганы, кая киткәне әйтелә. Әмма җаннарның төрле хайваннар, кошлар, бөҗәкләр яки башка кешеләр рәвешендә җиргә кайтып йөрүләре, Җир йөзендә берничә мәртәбә яшәүләре хакында хәбәр ителми. Димәк, мөселман бу нәрсәгә ышанырга тиеш түгел.

– Мәетне төнлә саклау ни өчен кирәк, кайдан кергән гадәт ул һәм мәҗбүриме?
– Безнең халыкта андый гадәт бар. Мәрхүмнең якыннары иртәнгә кадәр яныннан китмичә, сүрәләр укып, догалар кылып утыралар. Әмма бу күбрәк халыкның горефенә кайта, ниндидер тиешле гамәл булып тормый. Мөселман илләрендә һәм бездә дә заманча корылган җеназаханәләрдә мәетнең тәне махсус суыткычка куела, янында һичкем утырмый.

– Мәет үлгәч, көзгене каплау нәрсәне аңлата?
– Безнең халыкта көзге белән бәйле кызык нәрсәләр очрый. Мәсәлән, көзгегә карасаң, тәһарәтең бозыла, диләр. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Аш үткәргәндә, мәет чыкканда да көзгеләрне каплау халык гадәте булып тора. Бәлки, өлкән буын көзгене сурәт дип каплап куярга гадәтләнгәндер?

– Мәетнең 51нче көнен аның өчен иң авыры, диләр. Ул нәрсәсе белән авыр?
– Кайбер районнарда мәетнең 52нче көнендә догалар кылалар. Бер китапта да мәетнең 51нче яки 53нче көнендә аерым нәрсәдер була дип укыганым юк.

– Мәет чыккан өйне җыештыру нәрсә белән аңлатыла? Өйне түр башыннан түгел, ишек ягыннан юа башлыйлар, имеш.
– Мәет чыккан өйне юу күбрәк халыкның чисталык яратуына кайта дип уйлыйм. Нәрсә дисәң дә, кеше вафат булганда авырып та ята, вафатыннан соң бик тиз бозыла, кайчак исләнә дә башлый. Шуңа күрә өй юу яхшы гадәт дип уйлыйм. Әмма өй юуны түр башыннан башларгамы, әллә ишек ягыннанмы – моның дини әһәмияте юк.

фото:  архив

Тулырак:http://shahrikazan.ru/news/intervyu/yosyf-khzrt-dltshin-lgn-kesheg-mrkhm-dip-yterg-yaramyy?frp=aHR0cHM6Ly9zaGFocmlrYXphbi5ydS9uZXdzL2ludGVydnl1L3lvc3lmLWtoenJ0LWRsdHNoaW4tbGduLWtlc2hlZy1tcmtobS1kaXAteXRlcmcteWFyYW15eQ--&instream=

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев