Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Якты Тау игелекле уллар үстергән

Якты Тау мәчете бинасын җылыту өчен авыл халкы бер тиен түләми. Бу чыгымнарны Яр Чаллыда яшәүче игелекле авылдашлары үз өстенә алган.

Яр Чаллы шәһәрендә төпләнгән Ильяс Җамалиев – кибетләр тотучы эшмәкәр. Якты Тау имамы Ислам Нотфуллин әйтүенчә, Ильяс Әнәс улы туган авылындагы  мәчет бинасын җылытуга киткән газ чыгымнарны тулысынча түләп бара.

Әти-әнисе шушы авылдан булган Яр Чаллы шәһәре егете Ринас Фәнис улы Фәсхетдинов та авылдашларына гел ярдәм итеп тора. Ул әле күптән түгел генә  дин йортын яшел яктырткычларга “күмдерде”.

Самара шәһәрендә туып үскән, Иске Кадига яшәргә кайткан Рамил Хәмидуллин да әнисенең туган авылы Якты Тау халкына булышып яши.

-Нефтьчеләрдә электрчы булып эшләүче якташыбыз  авыл мәчетенең электрга кагылышлы бөтен эшләрен бушлай эшләп,  карап тора. Аңа гозереңне әйтәсең дә – онытасың: ул инде аны әллә кайчан эшләп куйган булыр, - ди авыл имамы. -Рамил бик уңган кеше, умартачылык белән шөгыльләнә,  үз тракторы, пай җирләре бар.

Ислам Нотфуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев