Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләр Качману бәйрәменә әзерләнәләр

Православие христианнарында Качману бәйрәме (Крещение) Раштуа һәм Пасха кебек үк зурлап үткәрелә.

18 гыйнварда –  Сочельник көнендә һәм 19 гыйнварда –Крещениедә православие чиркәүләрендә  су изгеләндерү йоласы башкарылачак.

Бу бәйрәм Иисусның 30 яшендә Иордан елгасында чукындырылуы хөрмәтенә уздырыла.

Качмануда суны изгеләндерү өчен, халык храмнарга, су чыганаклары янына ашыга. Рухани тәрене махсус ясалган бәкегә мана. Мондый су рухи һәм физик савыктыру үзлегенә ия дип саныйлар. Аны иртән ач карынга эчәләр, авыруларга бирсәң дә ярый диләр.

Изгеләндерелгән суның шифасы ел буе дәвам итә, дип саный христианнар. Аның белән торакларны, каралтыларны да изгеләндерәләр. Гади суга бер тамчы Крещение суын тамызу да аның файдалы үзлеген арттыра дигән ышану бар.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 19–20 гыйнвар көннәрендә һава температурасы көндез 9–10, төнлә 14–15 салкын булыр дип фаразлана.

Безнең районда Чирмешән, Әккәрәй, Ульяновка, Яңа Элмәле авылларында коену урыннары ясарга планлаштыралар. Коену урыннарында коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре кизү торыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев