Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы авылларында ифтар мәҗлесләрендә сыйланалар

Мөселманнарның Изге Рамазан аенда район авылларында ифтар мәҗлесләре оештырыла. Кайбер мәхәлләләргә шалтыратып, әлеге уңайдан хәлләрен белештек.

Камил Миначев, Кармыш  мәчете имам-хатыйбы: -Яшереп-нитеп торасы юк, ифтар табыннары элеккеге еллардагы кебек күп түгел, ике-өч көнгә  бер мәҗлес уза.  Сере шул: авылыбыз картая, өлкәннәр үзләре табын көйли алмый,  ә читтә яшәүче балалары - эштә, ялда гына кайта алалар. Мәчеткә җомгаларга, тәравихларга безнең авылда 15ләп кеше йөри. Укытучыларга рәхмәт, мәктәптә ифтар табыннары көйлиләр. Мәчеткә  йөрүче хатын-кызларыбыз да ифтар  ашы оештырмакчы.

Хәлил Минабов, Иске Кади авылының Яңа Урам мәчете имам-хатыйбы: - Авылда ике мәчет эшли. Безнең мәхәлләдән мәчеткә,  тәравихларга ун-унике кеше йөри, Тукай урамындагы мәчеткә күбрәк тә.

Мәчеттә табын көйләгәнебез юк. Халык ифтарны өйдә укытырга, өйгә Коръән кертергә тырыша. Мәхәлләбездә ике-өч көнгә бер  ифтар мәҗлесләре уза.

Камил Соруртдинов, Лашман авыыл мәчете имам-хатыйбы: - Рамазан аенда мәчеттә җиде ифтар ашы көйләнәчәк. Рәхмәт, аларны аерым гаиләләр, нәсел-ыру берләшеп тә, читтә - шәһәрләрдә, Чирмешәндә яшәүче авылдашлар  да оештыра. Мәчетнең подвал өлешендә  80-100 кеше сыйдырырлык  аш бүлмәсе бар. Тәравих намазларына 25-30 кеше йөри.

Халык ифтарларны өйләрендә дә үткәрә, авылда - һәр көнне аш. Рамазан аеның бер-ике көне генә зур мәҗлессез.

Илдус Мөхәммәтшин, Югары Чегодай авылы имам-хатыйбы: -  Бездә ике-өч көнгә бер ифтар ашлары уза, мәчеттә унҗиде тапкыр табын көйләнәчәк. Рәхмәт, авылда яшәүчеләр дә, читтә гомер итүчеләр дә аш әзерли. Табыннар мәчеттә дә - анда 60лап кеше сыя, өйләрдә дә көйләнә. Тәравих намазларына  сигез-тугыз кеше йөри.

Нургаяз Яруллин, Тукай бистәсе мәчете имам-хатыйбы: -Ялганлый алмыйм, бездә ифтарлар аз, алай да булгалый, аларны күбрәк кайтучылар оештыра. Ифтарларда барысы - бабайлар, әбиләр тугыз-ун кеше катнаша. Кызганыч, авылыбыз картая, мәчеткә йөрүче ике картым бар: берсе 87 яшьтә, икенчесе - 83тә, чирләмәсеннәр генә, үземә 74 яшь. Дингә басардай ир-атларыбыз бар да бит - йөрмиләр, табын саен “бәйләнәм” инде үзләренә, аңлатып та карыйм – юк.

Рамазанның соңгы ун көнендә авылыбыз хатын-кызлары ярдәмендә табын көйләп, мәчеттә ифтар  уздырмакчыбыз.

Мәүлет Нуруллин, Чумачка авылы имам-хатыйбы:  -Авылыбыз кечкенә булса да, Аллаһыга шөкер, ике-өч көнгә бер мәҗлес булып тора. Мәчеттә намаз укыганнан соң, ифтарга клубка керәбез, вәгазь сөйлибез, табынны анда  әзерлиләр. Бер көнне санап карадым, ифтар ашына 8 ир-ат, 22 хатын-кыз килгән иде. Карчыклар өйләрдә дә табын көйләп укыта.

Читтә яшәүче  авылдашлар гаетләрдә кайта, андый бәйрәмнәрдә мәчеттә 40-45 кеше җыелабыз.

Кадыйр Гомәров, Хәлил Минабов, Мәүлет Нуруллин һәм Илдус Мөхәммәтшин фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев