Коронавирус белән авыручылар саны кимү фонында чикләү чаралары йомшартылу ислам дәүләтләрендә озакка сузылган карантиннан соң мәчетләргә керү мөмкинлеге бирде. Бу хакта ИНТЕРФАКС хәбәр итә, дип яза «Татар – информ”.
Төркия мәчетләрендә ике ай ярым эчендә беренче тапкыр җомга намазы укылды, дип хәбәр итә Анатолийның яңалыклар агентлыгы. Коллектив догалар тиешле санитар чараларны үтәп башкарылды: намаз укыр алдыннан бина дезинфекцияләнде, ә дин тотучылар дистанцияне үтәргә тиеш иде.
Узган якшәмбедә Иерусалимда әһәмияте буенча өченче торган Әл-Акса мәчете ачылды. COVID-19 пандемиясе сәбәпле, ул 70 көн дәвамында ябык булды.
Иртәнге намазда җиде йөзгә якын мөселман катнашты. Аларга битлек, үз намазлыкларын куллану һәм социаль дистанцияне саклау күрсәтмәсе бирелде.
Нет комментариев