Чирмешәндәге үзәк мәчеттә яңа бүлмәләрне октябрь аена өлгертмәкчеләр
Дин һәм тормыш

Чирмешәндәге үзәк мәчеттә яңа бүлмәләрне октябрь аена өлгертмәкчеләр

Чирмешәндәге үзәк мәчет бинасының нигез катында хатын-кызлар өчен уку залы, аш-су бүлмәсе булачак. Бүген биредә ремонт эшләре бара.

Моңа кадәр мәчетнең подвал өлешен тыштан җылытып, су кермәслек итеп изоляция ясадылар, яңа пластик тәрәзәләр куйдылар, ут-күз очрагына запас чыгу юлы ачтылар.

-Хәзер идәннәргә җылыткыч үткәргечләр сузабыз. Аннан соң стеналарны тигезли башлыйбыз. Канализация челтәрләрен үзәк системага тоташтырдык. Мәчет кибете янәшәсендә кечкенә генә,  8 метрга 3 метр зурлыктагы, кафе бастырмакчыбыз, анда көнчыгыш халыклары аш-сулары тәкъдим ителәчәк. Ниятебез - барлык ремонт эшләрен октябрь аена төгәлләү. Халык нык булыша, барчасына да рәхмәт, - ди үзәк мәчет имамы Шәүкәт Хәйруллин.

 

фото: автор


Нет комментариев